Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанга Бардадан Тукайның Зиннәтулла бабасы нәселенең варислары килде

Тукай белән бер нәсел дәвамчылары Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунакка килде. Кунаклар поезддан төшеп Мәрҗани мәчетенә барып җомга намазын укыгач та Татарстан Язучылар берлегенә килделәр.

Тукайның туганнары — Рафикъ Акманаев, Эльмарт Уразов, Әлфия Якупова һәм Динара Мөстәкыймова Татарстанда өч көнлек сәфәрдә булачак. Иртәгә кунакларны Арчада көтәләр. Алар биредә Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларында, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булачаклар.

Өченче көнне Иске татар бистәсендә һәм Казан Кремлендә экскурсия, Яңа татар бистәсе зиратына барып Тукай каберенә чәчәкләр салу планлаштырылган.

«Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров Бардада яшәгән кеше. Без аларның туганнары. Әмирхан Әмировның ике улыннан җиде оныгы булган. Менә без шул оныкларның берсеннән таралган нәсел дәвамчылары инде. Мин Тукайның әнисе ягыннан бишенче буын булам», — дип үзе белән таныштырды Барда мәчете имам-хатыйбы Рафикъ Акманаев.

«Татар халкының бөек шагыйре белән бер нәселдән булу шулкадәр зур горурлык ул. Тукайның бит әнисе ягыннан тамырлары Бардада. Зиннәтулла бабай биредә үскән», — дип горурланып сөйләде Барданың 84 яшьлек аксакал карты.

Барда кызы Динара Мөстәкыймова — Тукайның 8 нче буын туганы — Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйләде.

«Быел май аенда Президентыбыз Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда милләттәшләребез белән очрашу өчен Барда төбәгенә килде. Беренче эш итеп Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Шунда Тукайның туганнары белән күрешеп аларны кунакка чакырды», — дип ачыклык кертте Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев.

 

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева