Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган беренче фәнни эзләнү конференциясе узды

Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган «Очар кошлар юлын эзләр» дигән I ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Конференцияне Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Совет районы мәгариф бүлеге, «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе, 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.

Конференциядә филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов,шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова чыгышлары булды. Әдәбият сөючеләргә Зиннур Хөснияр әсәрләреннән өзекләр укылды, укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Әдипнең якташлары истәлекләре белән уртаклашты, дип хәбәр итте оештыручылар.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева