Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда 23 апрельдә Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни конференция үткәрелә

2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Г. Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгы нәшер ителә.

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://zoom.us/j/95198954724?pwd=KysvVXNRSGVVaEZxcHJBRHZXMU1lUT09

Конферециянең идентификаторы: 951 9895 4724

Керү өчен код: 016225

Чыгыш ясаучылар арасында – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Ганҗәви исем. Әдәбият институты директоры Габиббейли Иса Акпер оглы, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташевич, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Кыргызстан Фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институты директоры Акматалиев Абдылдажан Амантурович, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Гаязов Әлфис Суфиян улы, Висконсин университеты профессоры (Мадисон, АКШ); Назарбаев университетының казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры Юлай Шамил-оглы, Февзи Якубов исемендәге Кырым инженерлык-педагогика университеты каршындагы кырым татар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры  Керимов Исмаил Асанович, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан федераль тикшеренү үзәге Г. Цадасы исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Магомедов Магомед Ибрагимович һ.б. бар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина