Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Тукай җыентыгының беренче тапкыр кириллицада чыккан басмасын тәкъдим итәләр

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең беренче тапкыр кириллицада басылган әсәрләр җыентыгын тәкъдим итәчәкләр. Кичә 16 февральдә 14.00 сәгатьтә була.

Казан мэриясе сайты хәбәр иткәнчә, әлеге чара ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан узачак.

Китапның тарихы 1913 елда башлана. Габдулла Тукай җыентыкка халыкка үзе калдырырга теләгән әсәрләр генә керәчәк дип хыяллана. Китап шагыйрьнең вафатыннан соң чыга, өч тапкыр (1914, 1918 елларда Казанда һәм 1933 елда Токиода) гарәп графикасында басыла.

Шунысы игътибарга лаек, җыентыкның бәясе полиграфия сыйфатына карап билгеләнгән. Китапны, финанс хәленә карамыйча, шагыйрь иҗатын яратучы һәркем сатып ала алган, дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

«Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» беренче мәртәбә кириллицада 2021 елның ахырында 2 мең тираж белән басылган. Аны әзерләүдә ике елдан артык эшләгәннәр, галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, гарәп графикасын белүчеләр белән консультацияләр үткәрелгән.

«Бу бик зур, күп тырышлык таләп итә торган һәм мөһим эш булды», – дип искәртте Гүзәл Төхвәтова. Аның сүзләренчә, төп бурыч – китапны кулдан килгәнчә, 1914 елда чыгарылган рәвешендә саклап калу. «Җыентыкны әзерләү барышында без хаталар таптык, мәсәлән, 1914 елгы китапта бер шигырь ике тапкыр басылган. Шулай ук шагыйрь кыскарткан урыннарны, хәтта битләрдәге бизәкләрне дә саклап калдык», – дип хәбәр итте музей мөдире.

Китапта, шигырьләрдән тыш, Г.Тукай замандашларының истәлекләре, аның әсәрләренә иллюстрацияләр, шагыйрьнең һәм Казан артындагы Тукай белән бәйле урыннарның фотосурәтләре, ХХ гасыр башындагы татар газеталарында басылган реклама текстлары урын алган, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева