Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда традицион Шигырь бәйрәме үтте

Шигырь бәйрәменә җыелган халык алдында быелгы Тукай премиясе лауреатларын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте.

Ул быелгы лауреаты Ләбиб Леронны микрофон янына дәшеп котлады һәм сүз бирде.

«Рәхмәт халкыма, рәхмәт Татарстанга, рәхмәт милләттәшләремә, рәхмәт каләмдәшләремә. Татар иле булганда, Татарстаныбыз булганда безгә яшәргә дә әле яшәргә», – диде Ләбиб Лерон һәм Тукайга нисбәтле шигырен укыды.

Казанда традицион Шигырь бәйрәмен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ алып барды. Кичә яңарак кына ачылган «Апуш» балалар театр студиясе чыгышы белән башланып китте.

Шигырь бәйрәме Язучылар берлеге төзегән программа буенча сәгать ярым барды. Халык язучылары белән бергә яшьрәк буыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Дания Нәгыйм һәм башкалар Тукай һәйкәле янында шигырь сөйләде.

Өлкән язучыларның Шигырь бәйрәмен концертка әйләндерүне тәнкыйтьләвен истә тотып, җырчылардан Зәйнәп Фәрхетдинова, Базарбай Бикчәнтәев һәм Рөстәм Маликов кына чакырылган.

«Шигырь бәйрәме форматы миңа бик ошый. Бик матур шигырьләр сөйлиләр. Мин бирегә бик яратып киләм», – диде танылган язучы Зөлфәт Хәким.

Быел Шигырь бәйрәменә халык байтак җыелган иде. Көннең җылы булуы да бәйрәм файдасына булды.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева