Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда совет разведчигы Исхак Әхмәров турында китап тәкъдим ителде

7 апрельдә атаклы совет разведчигы Исхак Әхмәровның тууына 120 ел тулды. Бу уңайдан Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә язучы Рафис Корбанның “Әхмәров” романын тәкъдим итү оештырылды. Шунда ук махсус күргәзмә ачылды.

Быел, 120 еллык көнендә  Казанның иң зур мәдәният биналарының берсе булган “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең икенче катындагы залга  килүчеләргә урын җитмәде.

Исхак Әхмәров беркемнең дә кулыннан килми торган эшләр башкаручы уникаль татар кешесе булган. 1941 елның декабрендә, гитлерчылар Мәскәүне яуларга омтылган  көннәрдә Япония кораллы көчләре АКШның хәрби флоты көймәләрен Пирл Харбор бугазында юк итә һәм нәтиҗәдә совет гаскәрләре СССРга каршы икенче фронт ачып, сугыш башларга җыенган Япония чигеннән Мәскәү ягына күчерелә.

Легендар шәхеснең тормыш юлы китап туе көнне “Сәйдәш” үзәгендә  ачылган күргәзмәдә тасвирлана. Күргәзмәдә барлыгы йөздән артык экспонат күрсәтелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Исхак Әхмәровның шәхси әйберләре бары тик Казан музеенда гына урын алган.

Әлеге күргәзмә монда 22 июньгә кадәр эшләячәк. Аны оештыручы – Индүсә Зәйни кызы Минһаҗева кунакларны шул экспонатлар белән таныштырды. Бу чарага килүчеләр арасында тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, куәт оешмалары  вәкилләре күп иде.

https://tatar-congress.org/

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева