16 майда Казанда Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Зинаида Захарованың «Хыял канатында» дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Шулай ук ике яңа китабының презентациясе дә булды.
Чарада ТР Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, поэзия остаханәсе җитәкчесе Рифат Сәлах, ТР керәшеннәр оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Валентина Горбунова, шагыйрәләр Гөлзада Бәйрамова, Луиза Янсуар, Людмила Аланлы һ.б. катнашты.
Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үз чыгышында Зинаида Захарованың иҗатын югары бәяләп, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде. «Без бит туган телне сакларга кирәк дибез. Зинаида Кирилловна илебезгә, мәдәниятебезгә, телебезгә хезмәт итә. Ул продуктив язучы, аның китаплары даими басылып тора»,-дип ассызлыклады ул.
Луиза Янсуар да Зинаида Кирилловнага кагылышлы матур хәтирәләрен барлады. «Балалык рухы сезне гомерегез буе йөртсен, иң кыен, иң авыр вакытларда да саклап калсын», – диде ул үз чыгышында.
Гөлзада Бәйрамова язучының татар халкының телен, милләтенең гореф-гадәтләрен зурлавын билгеләп үтте.
Ильяс Фәрхуллин ТР Язучылар берлеге исеменнән Зинаида Захаровага татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән күркәм һәм киң кырлы иҗатын югары бәяләп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Каләмдәшебез Людмила Аланлы З.Захарованың шигырьләренә язылган җырларын башкарды. Шулай ук «Кәләем» ансамбле дә бу көнгә ямь өстәп, чыгышы белән сөендерде.
Яңа комментарий өстәргә