Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда шагыйрь Зөлфәт яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды

Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7 нче йортында тагын бер истәлек тактасы ачылды. Бу йорт диварына алтынчы истәлек тактасы мәшһүр шагыйрь Зөлфәт истәлегенә куелды.

«Зөлфәт – безнең халыкның сөекле, күренекле шагыйре. Барыгыз да аның: «Тел ачылгач әни дип, тел ачылгач әйтә алгач әти дип, күзләреңә яшьләр тыгылмас, туган телең әле бу булмас…» дигән шигырь юлларын яхшы беләсездер», – дип ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең шигырь юллары белән башлап җибәрде истәлек тактасы ачылу мәрасимен.

«Шәхесләребезнең исемен мәңгеләштереп киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурычыбыз. Зөлфәт Маликовка килгәндә, истәлек тактасын бик тырышып әзерләдек. Күреп торасыз – зәвыклы килеп чыкты», – дип чыгыш ясады әлеге истәлек тактасы ачуның төп инициаторы булган ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

«Җәмәгатьчелекнең һәм Хөкүмәтнең төп бурычы шундай күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү. Яшь буынга аның иҗатын җиткерү», – диде тантанага килгән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм килүчеләргә рәхмәтләрен әйтте.

«Иҗат көчләре берлеге, зур энтузиазм, укучыларның күплеге, университетның белеме туксанынчы еллардагы үзгәрешләргә зур нигез булды. Ул чордагы интеллигенция яңалыкка әзер иде һәм халкыбызның үзгәрешен тәэмин итте. Зөлфәт шуның уртасында кайнады», – диде Зөлфәтнең остазы-хәлфәсе булган халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

«Мине Зөлфәтнең укытучысы диләр, мин, әлбәттә, аңа мәктәптә дәрес бирдем. Ләкин шунысын дә әйтәм – мин үзем Зөлфәтнең укучысымын. Гомеремнең ахырына кадәр аңардан өйрәнәчәкмен. Татар халкы һәм ул яклаган татар теле яшәгәндә Зөлфәтнең зурлыгы арта гына барачак. Рухы алдында баш иям», – дип тәмамлады ул сүзен.

Истәлек тактасы ачылу тантанасында Зөлфәтнең дусты һәм сабакташы халык шагыйре Разил Вәлиев, халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Мөслим районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова сөйләде.

Разил Вәлиев Зөлфәт белән бергә укыган чакларын, яшьләр өчен журнал сораган листовкалар чәчүләрен искә алды. Мөслимдә яшәп иҗат итүче күренекле язучы Фоат Садриев Зөлфәтнең Мөслимне ничек яратуы турында сөйләде, шагыйрьнең әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты. «Зөлфәт давыл булып яшәде һәм мәңге сүнми торган поэзия калдырды», – дип тәмамлады ул сүзен.

«Кайвакытта шагыйрьнең тышкы кыяфәте рухы белән тәңгәл килә. Шушы чәчләре белән Зөлфәт чыгып бастымы – горурланып тыңлап торасың! Ходай аңа барысын да биргән иде. Хатын-кызларга да аны яратмаска мөмкин түгел иде», – диде Әзһәр Шакиров.

Ләбиб Лерон Зөлфәт белән бакчаларда күршеләр булып яшәвен, бергә эшләвен искә алды. «Ни кызганыч – аңа халык шагыйре исемен алырга насыйп булмады. Ләкин «мәшһүребез» дигән сүз шуны алыштыра», – диде Ләбиб Лерон.

Әлеге истәлек тактасын куюга үз өлешен керткән шәхесләргә, аеруча Нурия Хашимовага, шулай ук истәлек тактасын ясаган скульптор Фәнил Вәлиуллинга рәхмәт сүзләрен шагыйрьнең кызы Кадрия Хәлилова әйтте.

 

  • Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7 нче йортта Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) гаиләсе 1981-2000 елларда яшәде.
  • Әлеге йорт диварында Шәүкәт Биктимеров, Рөстәм Яхин, Празат Исәнбәт, Вафирә Гыйззәтуллина,Хәйдәр Бигичевларга истәлек такталары куелган.

 

tatar-inform.tatar


Язучылар