12 июнь көнне Е.Боратынский музее бинасында М.Горький һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Наилә Ахунованың 65 яшьлек юбилей кичәсе узды. Юбилярны Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты буенча әдәби консультанты Нияз Игъламов котлады һәм Берлекнең “Әдәбияттагы казанышлар өчен” медален тапшырды.
Яңа комментарий өстәргә