Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрә Шәмсия Җиһангированың 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашып, юбилярны котлады.
«Сез һәрвакыт милләткә тугры хезмәт итәсез. Күпсанлы дәрәҗәле исемнәргә лаек булдыгыз, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми вәкиле, алыштыргысыз хезмәткәре булып торасыз. Юбилей котлауларына Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче барлык татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә кушыла. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә милләт сукмакларыннан бергә атларга насыйп булсын», – диде Данис Шакиров.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев исеменнән котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
«Бөтендөнья татар конгрессының алдагы олуг чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сезгә дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален үзе тапшырачак», – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.
Шулай ук Данис Шакиров Антальяда милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашучы Шәмсия Җиһангированың кызы Гөлназ Җиһангированы Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлегенең медале белән бүләкләде.
Иҗат кичәсе программасы шигърият белән музыканы берләштерде: авторның яраткан шигырьләре, шулай ук татар эстрадасы артистлары башкаруында җырлар яңгырады. Шәмсия Җиһангированың туган җиргә мәхәббәт, тормыш шатлыгы, якты сагыш һәм өмет белән тулган иҗаты кичәдә тамашачы белән эчкерсез сөйләшү атмосферасы тудырды.
- Шәмсия Җиһангирова 1951 елда Мөслим районында дөньяга килә. Ул «Төсле моң» (1985), «Балачак кая китә» (1989) исемле шигырь җыентыклары, «Яшел гармун» (1987), «Мәһәббәт бизмәне» (1998) исемле повесть һәм хикәяләр китаплары авторы. Бихисап популяр җырлар авторы. Шагыйрә, журналист, СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР журналистларының бәллүр каләм иясе, Казан шәһәренең Идел буе районы һәм Мөслим районының Шәрәфле әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar



Яңа комментарий өстәргә