Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

25 августта Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була. Чарада күренекле дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша.

1944 елның 25 августында батыр йөрәкле унбер татар егете җәзалап үтерелә.

Шушы фаҗигале көндә халыкның 1 май мәйданында җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора. Быел да милли каһарманнарыбызны искә алу чарасы узачак. Биредә республикабызның танылган сәнгать әһелләре әдәби-музыкаль перформанс тәкъдим итәчәк.

Искә алу мәрәсиме сәгать 12.00дә башлана.

 


Язучылар

Туган көннәр

Янв
16
Пт
Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов