Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Мостай Кәримнең тууына 107 ел тулу уңаеннан әдәби митинг узачак

20 октябрьдә Казанда күренекле башкорт халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең тууына 107 ел тулу уңаеннан әдәби митинг-концерт һәм язучы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

«Залесный» мәдәният үзәгенең «Ак тирәк» башкорт халык фольклор ансамбле артистлары фронтовик-шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр һәм иҗади номерлар тәкъдим итәчәк.

Тантаналы чара Мостай Кәрим скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

Чара 10:00 сәгатьтә Казанның Мостай Кәрим исемендәге скверында башлана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-mostai-karimnen-107-ellygy-unaennan-adabi-miting-uzacak-5930508


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар