Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Мөселман киносы фестивале Чыңгыз Айтматовка багышланган фильм белән ачыла

Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган «Дни и века Чингиза Айтматова» документаль киносы белән ачалар.

«Мондый карарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары кабул итте. Башта мин документаль фильмга каршы идем. Әмма бу фильм фестиваль концепциясенә бик яхшы туры килде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Фильм Чыңгыз Айтматов 1986 елда Иссык-Күл форумында «әйдәп баручы сәясәтчеләрнең, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең дөньядагы хәлиткеч процесслар өчен җаваплылыгы, Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы диалогны билгеләү турында» күтәргән мәсьәләгә багышланган.

Дркументаль фильм 5 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында тәкъдим ителә.

“Татар-информ” Лилия Шәйхетдинова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева