Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Республика, шәһәребез көнендә Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова исемнәрен мәңгеләштерәбез. Алар безнең милләт, республика өчен бик күп хезмәт куйган кешеләр», — диде Президент.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кави Нәҗминең Татарстан язучылар берлегенең беренче рәисе булуын искә алды. «Кави Нәҗми XX гасыр татар әдәбиятының иң күренекле шәхесләренең берсе иде, ә Сәрвәр Әдһәмова бик күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән», — диде ул.
РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой үзенең видеомөрәҗәгатендә бу тантананың бөтен Россия мәдәнияте өчен мөһим булуын әйтте. «Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың иҗади бердәмлеге — уникаль күренеш. Алар икесе дә дөнья классикасын татар теленә тәрҗемә иткән. Алар ил әдәбиятына зур өлеш керткән», — ди ул.

Кави Нәҗминең оныкчыгы Константин Колпаков Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Нәҗметдиновларның көчле нәсел булуын ассызыклады.
Ул Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы белән бәйле тарихны сөйләде. 50нче елларда аны Иосиф Сталин үзе укыган булган. Ул Татарстан өлкә комитеты сәркатибенә шалтыраткан. Сәркатибтән аның иҗатын ничек бәялисез, дип сорый. «Ул безнең танылган язучы, халык аны яратып укый», — дип җавап бирәләр. Сталин: «Мин дә шулай дип уйлыйм», — ди.
Быел Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел.
(” Татар-информ”, Гөлүзә Ибраһимова)
Марат Закир фотолары

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева