Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачыла

30 августта 12.00 сәгатьтә Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 5 октябрендәге 906 нчы боерыгы нигезендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортка (адресы: Казан, Зур Кызыл урамы, 57Б) истәлек тактасы урнаштыру турында карар кабул ителде.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр