Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда язучы Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Күренекле язучы Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды. Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 2021 елның 1 гыйнварында вафат булды.Бүген «Курган» зират комплексында язучының туганнары, укучылары, татар зыялылары җыелды.

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова үзе һәм сеңлесе Сөмбел исеменнән таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде, дип яза “Татар-информ”.

«Шушы яңгырлы һава торышында күпме кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә сөендерәдер. Ул «Олы юлның тузаны» җырын бик ярата иде. Кабер ташына язылган дүртъюллык әтинеке. Чыннан да сагындыра узганы. Безнең барыбызның да яшиселәр алда әле. Президент аппаратына, килгән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде Ләйлә Гаффарова.

Фото: matbugat.ru сайтыннан алынды

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева