Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясенең финалы башлана

30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казан яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр өчен халыкара үзәккә әвереләчәк. Бу хакта «Бәхетле тарихлар» Мәдәниятне үстерү фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

10нан артык илдән (Россия, БДБ илләре, АКШ, Бөекбритания, Бразилия, Греция, Испания, Монголия) килгән 110 финалист танылган әдәбият, театр һәм медиа осталары җитәкчелегендә әдәби смена форматында 6 көнлек уникаль белем бирү интенсивын узачак. Конкурста җиңүчеләрне билгеләү аның нәтиҗәсе булачак.

Премияне «Бәхетле тарихлар» Мәдәниятне үстерү фонды оештыра. Проект «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясенең әдәби сменасы «Адымнар» өстәмә белем бирү үзәгендә узачак. Меңләгән дәгъвачы арасыннан катгый сайлап алу узган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 110 катнашучы жюри әгъзалары җитәкчелегендә камера төркемнәрендә 8 номинация буенча эшләячәк: Нина Дашевская (проза), Сергей Махотин һәм Виктор Лунин (поэзия), Ольга Варшавер (тәрҗемә), Надежда Ажгихина (эссеистика), Нияз Игъламов (драматургия), Галимҗан Гыйльманов һәм Рифат Сәлах (татар прозасы һәм поэзиясе), Наталия Волкова («Билингвалар»).

Сменаның төп хедлайнерлары һәм төп очрашуларны алып баручылар – Россиянең атказанган артисты, «Глаголица» премиясе илчесе Нонна Гришаева һәм Россиянең атказанган артисты, «Глаголица» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын алып баручы Сергей Чонишвили.

«Бәхетле тарихлар» Мәдәниятне үстерү фонды казанлыларны һәм башкала кунакларын ТР Милли китапханәсендә «Глаголица» кысаларында узачак ачык чараларга чакыра. Керү ирекле, әмма алдан теркәлергә кирәк.

Сезонның төп интригасы 5 октябрьдә 17:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә ачыла. Биредә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ректор, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алиев, шулай ук 4нче балалар сәнгать мәктәбенең «Piccolini» балалар хоры җитәкчелегендә узачак. Бәйрәм программасында Россия һәм чит ил композиторларының популяр әсәрләре яңгыраячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-glagolica-xiii-xalykara-baisez-adabi-premiyasenen-finaly-baslana-5929929


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар