Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Гавриил Державинның тууына 281 ел тулуны билгеләп үттеләр

Казанның Лядской бакчасындагы Гавриил Державин һәйкәле янында шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесенең тууына 281 ел тулуга багышланган чәчәкләр салу тантанасы узды.

Гавриил Державин гади шагыйрь генә булмаган. Шигърият аның дәүләт хезмәте, Ватанга хезмәт итүенең дәвам булган. ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова чын ватанпәрвәрлекнең шуңа кайтып калуын билгеләп үтте.

Гавриил Державинның нәсел җепләре татар морзаларына барып тоташа, ул халык фольклоры белән кызыксынган, татар җырларын җыйган һәм аларны тәрҗемә иткән. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла искә алганча, Александр Пушкин Державин турында: «Бу татар әле һаман да русча яза белми», – дип көлгән. Шулай да Державин үзен һәрвакытта да чыгышы белән татарларга барып тоташкан рус шагыйре дип санаган. Аның иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе – «Алла» мәдхиясе.

«Державин җәзалаучы солдат, дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь булган. Кайсыдыр мәгънәдә ул үзе дә, рус поэзиясе алласы кебек, өч яклы шәхес булган», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Алла» мәдхиясен татарчага тәрҗемә итүе кыен, чөнки таныш түгел дин һәм мәдәният белән эш итәргә туры килә, диде Зәйдулла. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис бу эшне башкарып чыккан.

Бүген шулай ук Лаеш шәһәрендә (бөек шагыйрь шуның янында туган) чәчәкләр салу тантанасы һәм бәйрәм концерты планлаштырылган. Программага «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән Гавриил Державин исемендәге Лаеш төбәге музее белән танышу да кертелгән.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов