Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе узды

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Татарстан Республикасы татар керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Григорий Родионовны (Гәрәй Рәхим) искә алу кичәсен уздырды.

Кичә шагыйрьнең соңгы китабы -“Туган җортта” исеме астында үтте. Әлеге китапта Гәрәй Рәхим авылдашларының бүгенге көнгә кадәр сакланган тарих, тел, көнкүреш һәм музыкаль-фольклор үзенчәлекләрен тасвирлый.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, театр җәмәгатьчелеге, татар эстрадасы вәкилләре һәм татар керәшеннәренең җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина