Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озаттылар

Казанда татар җәмәгатьчелеге артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озатты. Хушлашу мәрасиме «Әл-Мәрҗани» мәчете каршында узды. Мәрасимне Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт алып барды. Беренче чиратта сүз мәрхүм белән бергә укыган Рабит Батулла, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиевкә бирелде. Алар барысы да – щепкинчылар.

«Әхтәм, яшь булса да, театрга килеп керү белән картларны уйный башлады. Шәп уйный иде. Аннан кинәт кенә театрны ташлады да, режиссурага күчте. Бик күп эшләде. Ул төрле яктан талантлы, тырыш кеше иде. Урыны җәннәттә булсын», – диде Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла мәрхүмнең дүрт мәйданда татар милләте өчен хезмәт итүен әйтте.

«Театрга бер килеп эләккән кеше мәңгегә шунда кала. Театрдан үз гаризасы белән киткән кеше бер Әхтәм Зарипов кына. Таланты чиктән ашкан иде. Радиога, телевидениегә, әдәбиятка китте. Дүрт мәйданда үзенең эшен эшләде, татар халкы каршында аның йөзе ак», – диде ул.

«Татар кешесенә эшләү хас. Ул эшләүне иң зур максат итеп куйды һәм эшләтергә теләде. Без аны һәрвакыт зурлап искә алырбыз», – диде Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

«Яңа гасыр» телерпдиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бергә эшләгән елларны искә алды

«Әхтәм абый белән бергә эшләгәндә мин яшь журналист идем. Телекомпанияне дер китерә иде. Аның вакыты юк иде, гел «эшлибез» дип торды. Бик тынгысыз, талантлы, татар җанлы кеше иде», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал сүзләренчә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була дигән сүзләр Әхтәм Зариповка туры килә.

«Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Ул – артист та, режиссер да, язучы да. Әдәбиятка соңга калып килде дип әйтә алмыйм, ул, күрсәтмәсә дә, яшьтән яза. 83 яшьтә Язучылар берлегенә кабул итү өчен зур талант булу кирәк. Оптимист, тормышны яраткан кешеләр көченнән генә килә бу», – диде ул.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Ул чын мәгънәсендә эш аты иде», – диде.

«Татарстан» телерадиокомпаниясенең директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов мәрхүмне иң озак белүчеләрдән булуын әйтте. «Тормышта калдырган эзе гаҗәп зур. Киләчәк буын тыңларлык, карарлык эшләре калды. Ул киләчәк гасырлар өчен эшләде», – диде ул.

Кызы Зөлфия Зарипова әтисенә: «Әти, хуш. Кичер безне», – диде.

Әхтәм Зариповны Яшел Үзән районында туганнары янына җирлиләр.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт