
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан «Казан утлары» журналы «Каләм белән җиңдек дошманны» флешмобын уздыра. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарларыилебезгә бәреп кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе фронтка китә: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Бәян, Әхмәт Исхак, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри, Нури Арсланов, Гали Хуҗин, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури, Зыя Мансур һәм башкалар…