Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Казан утлары» сериясендә Рәдиф Сәгъдинең китабы 18+ тамгасы белән басылып чыкты

«Казан утлары» сериясенең 18 нче китабы басылып чыкты. Рәдиф Сәгъдинең детектив әсәре яшь чикләрен 18+ дип билгеләп тәкъдим ителгән. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу серияне чыгарырга алынганда мөһим бурычны бу китапларны халыкка җиткерүдә күрде. Ягъни, бурычыбыз китапның язылуы һәм чыгарылуы гына түгел, аны сатып бетерү. Моннан алда 3 мең тираж белән чыккан унҗиде китапның берсе дә кадерсез түгел», диде «Татмедиа»ның генераль директор урынбасары Алсу Исмәгыйлева «Әдәби кафе»да оештырылган китап тәкъдим итү кичәсен башлап.

Ул китапның аудиториягә ничек тәкъдим ителү тәртибе уйланылуын, кайчан сатылып бетереләсенең дә алдан күзалланганлыгын әйтте. Китапның бүген үк Татарстанның барлык районнарында сатып алып булуын ассызыклады.

«Бу сериядә моңарчы чыккан китапларда яшь чикләре 16+ иде. Монысы эчтәлегеннән чыгып, 18+ тамгасы белән тәкъдим ителә. Монда мәхәббәт тә, интим да, барысы да бар», дип кызыктырды очрашуга килгән тамашачыны китапның редакторы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев.

«Рәдиф Сәгъди нинди генә жанрга алынмасын, аның үз стиле, алымнары бар. Ул татар әдәбиятына детектив жанрны керткән кешеләрнең берсе. Бу китап әзер киносценарий булып күз алдына килә. Бу сюжетны бүген кино итеп чыгарып була», дип чыгыш ясады әдәбият галиме, Рәдиф Сәгъдинең якташы Зөфәр Мөхәммәтшин.

«Казан утлары»нда эшләгәндә Рәдиф Сәгъди әсәрләренең редакторы да булган күренекле язучы Камил Кәримов та сүзен татар әдәбиятында детектив жанрларга ихтыяҗ булудан башлады.

«Үз вакытында Мәгъсүм Насыйбуллинның детектив әсәрләрен укып үсте. Рауль Мирхәйдәров детективларын тәрҗемә иттек. Аннары бушлык туды. Без аларны хәтта бармак белән санарлык дия алмыйбыз. Чөнки Рәдиф Сәгъдидән соң туктап калырга туры килә», диде ул.

«Рәдиф Сәгъди теманы бик яхшы белә. Ул баррикаданың теге ягын да, бу ягын да белә. Җинаятьчене дә, җәзаланган кешене дә белә. Рәдиф Сәгъди туксанынчы елларда баррикаданың кайсы якта йөрде икән дигән шик тә туа», дип шаяру кушып сөйләде Камил Кәримов.

Рәдиф Сәгъди иҗаты турында халык шагыйре Зиннур Мансуров, күренекле галим Хатыйп Миңнегулов, «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Фирдәвес Зариф фикерләрен җиткерде. Кичәне Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев алып барды.

«Бу сериядә китап чыгару идеясе «Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинныкы. Мин журнал редакциясенә бик рәхмәтле. Мин балачакта әби-бабай янында үстем. Шук идем. «Бу кешедән адәм чыкмаячак, бандит чыгачак», диделәр. Алдымда өч юл бар иде: криминалга кереп китү, спортта калу, я артист булы. Өчесеннән дә котылып язучы булдым», диде Рәдиф Сәгъди рәхмәт сүзендә. Ул үзе тасвирлаган вакыйгаларның тормыштан алынганын әйтте.

Ә инде «Әдәби кафе»га җыелган китап сөючеләргә Дастаннар елы уңаеннан музыкаль бүләкне җырчы Базарбай Бикчәнтәев ясады. Ул «Идегәй» дастаныннан өзек башкарды.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр