Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан кооператив институтында «Туган телем» конкурсы җиңүчеләрен тәбрик иттеләр

ЮНЕСКО тикшеренүләренә караганда, дөньяда кеше бер-берен аңлый ала торган 14 тел бар. Бу телләр арасында төрки телләрнең бердәнбер төркеме булган татар теле дә бар.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге ел саен Халыкара Туган тел көненә багышлап  чара уздырып килә. Быел да ул   күңелләрдә “Туган телем” дигән конкурска нәтиҗә ясау белән кереп калачак. Без аны  ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре,  сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы  булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд),   Дәрдемәнднең якташы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырдык.  Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Конкурс 2 номинация буенча үткәрелде.  Дәрдемәнд һәм Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләргә кирәк иде. Чара Габдулла Тукайнын “Туган тел” җыры белән башланып китте.

Быел  конкурска 550 дән артык видео  килде, бер меңнән артык кеше катнашты. Башкортостан, Чувашия, Мари Эль республикалары, Түбән Новгород өлкәсе, Әстерхан шәһәреннән, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама  район мәктәпләре, Яр Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар,  китапханәчеләр, укытучылар,  татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Каләм ияләренә багышлап шигырь язучылар да бар иде.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина иң элек Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде.

Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп китаплар нәшир иткән Г.Тукай бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучы Лирон Хәмидуллин Дәрдемәнд эшчәнлегенә тукталды. Яшь буынга  шагыйрьнең фикерләрен җиткерде.  Чарада Лирон  Хәмидуллинга  хезмәтләрен олылап  “Татар булуым белән  горурланам” дигән Дәрдемәнд медале тапшырылды.

Жюри әгъзасы, шагыйрә, әдәби   тәнкыйтьче,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе  Фәүзия Солтан (Галиуллина)  килгән эшләргә бәя бирде. Чараның әһәмиятенә тукталды.

Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе  Һаҗәр Бәширова яшь буынга  “Ана телен кадерләгән халыкның – кадере булыр” дигән уй-фикерләрен җиткерде.

Педагог, нәфис сүз остасы, 2025 елның “Мәдәният һәм рухият” номинациясе җиңүчесе, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Зифа Гәрәева фикерләрен Муса Җәлилнең шигъри юллары белән җиткерде.

Татарстанның атказанган артисты, Сара Шакулова медале иясе  Гөлия Хаматгалиева чарага Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең “Сылу” бию  төркеме белән бергә Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен сәхнәләштергән иделәр. Баш рольдә Мустафа Закиров булды.

Дәрдемәнд премиясе лауреаты, 11 класс укучысы Әнвәр, Азамат  Хәертдиновлар, Татарстанның  Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Язилә Әһлиуллина,  Казан шәһәренең “Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясе укучысы Бәхтияр Җаппаров, Татарстанның Буа районы  Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Искәндәр Гобәйдуллин, Казан шәһәренең 95 нче табигый фәннәрне өйрәнү лицееннан Кәрим Исмәгыйлев, Казан шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән  Альберт Харитонов, Татарстанның Әлки районы, Нәби Дәүли исемендәге  Базарлы Матак гимназиясеннән Зилә Фәсахова, Элина Ибраһимова, Казан педагогика көллиятеннән Лилия Гәрәева Дәрдемәнд, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде.  Алар һәрберсе беренче урынга лаек булды. Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 3нче гимназия укучылары, җитәкчеләре: Гөлсинә Садыйкова, Минзирә  Исмәгыйлева  каләм иясе Ренат Харисның  “Жәлилчеләр” поэмасыннан өзек башкарды. Чарада Дәрдемәнд, Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча Квест уйнатылды. Җавап бирүчеләргә тәсфихлар бүләк ителде.

Конкурста катнашкан укучыларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Оештыручы, алып баручы Флюра Абдуллина, язучылар берлеге әгъзасы, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.


Язучылар

Туган көннәр