2026 елның 11 ноябрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Көзләрдән юату эзләмә!» – Равилә Шәйдуллина-Муратның әдәби дөньясы…» дип исемләнгән әдәби кичә узачак. Чара Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына һәм Көнчыгыш педагогия институтында татар бүлеге ачылуның 100 еллыгына багышлана.
Равилә Шәйдуллина-Мурат – Казан педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаган күренекле язучы һәм эшмәкәр. Ул татар әдәбиятында үзенә генә хас сәнгати дөнья тудырган әдипләрнең берсе. Аның әсәрләрендә милли рух, гаилә кыйммәтләре, тарихи хәтер, туган җиргә мәхәббәт һәм кеше язмышы мәсьәләләре чагылыш таба.
Очрашуга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин (Ркаил Зәйдулла), «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев һәм башка рәсми кунаклар чакырылган.
Үткәрү вакыты: 2026 елның 11 ноябрь, 14:00 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
Адрес: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8(904)7638701 (Ләйлә Минһаҗева, татар әдәбияты кафедрасы профессоры)

Яңа комментарий өстәргә