Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин Лирон Хәмидуллинга һәм Хатыйп Миңнегуловка Рәхмәт хаты тапшырды

Бүген Язучылар берлегендә яшь шагыйрьләр кичәсе алдыннан Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга, шулай ук галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловка казах-татар мәдәни багланышларны үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хатыйп Миңнегуловка – Казахстанның Мәдәният министры Рәхмәт хаты, Лирон Хәмидуллинга Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Очрашуда Генераль Консул Жанболат Мурзалин Нур-Солтан шәһәренең бер урамына татар халкының күренекле вәкиле – шагыйрь Габдулла Тукай исемен бирү карары турында хәбәр итте. Татарстан Язучылар берлеге Рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге уңайдан сөенче итеп консулга Тукай энциклопедиясен тапшырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр