Казахстанның Алматы шәһәрендә айга ике тапкыр нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» (Таңчулпан) журналының 4нче санында бер төркем татар язучыларының әсәрләре дөнья күрде. Мәгълүм булганча, әлеге журнал 2025 елны «Татар әдәбияты елы» дип игълан иткән иде. Анда ел дәвамында дүрт дистәгә якын замандаш әдипләребезнең төрле жанрдагы әсәрләре казакъ телендә дөнья күрәчәк.

Яңа комментарий өстәргә