Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Каюм Насыйри» иллюстрацияле шәхси энциклопедиясе тәкъдим ителде

18 нче апрель көнне татар мәгърифәтчесе, педагог, язучы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында нәшер ителгән «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен һәм «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»ен тәкъдим итү чарасында катнаштык.

Мөһим эчтәлекле чарага, гуманитар өлкәдә әйдәп баручы галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, фәнни-тикшеренү, мәгариф һәм мәдәният оешмалары җитәкчеләре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары, шулай ук мәгърифәтченең туганнары чакырулы иде.

Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы сәламләве белән башланган чараны М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Мөнир кызы Галимова алып барды.

Төп спикер буларак, әлеге хезмәтне әзерләү эше белән җитәкчелек иткән, Энциклопедистика үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе Шәйдуллин Рафаил Вәли улы белән институтның Энциклопедистика үзәге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Каюм Насыйри исемендәге бүләк лауреаты Исламов Рамил Фәнәви улы тәфсилләп чыгыш ясадылар. Шулай ук, фикер алышуда актив катнашкан күренекле шәхесләребез: Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы, Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары Нигъмәтуллин Динар Азат улы, Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Каюм Насыйри институты» фән һәм белем бирү үзәге директоры Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы, филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, әйдәп баручы мөхәррир Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы, Татарстан язучылар берлегенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Галәветдинова Дания Нурулла  кызы, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллин, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗановлар чыгышлары да бик әһәмиятле иде. Алар үзләренең чыгышларында, татар халкын мәдәни-агарту юнәлешендә күп көч куйган мәгърифәтче, язучы, галим Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген колачлаган персональ энциклопедиягә һәм биобиблиографик күрсәткечкә уңай мөнәсәбәтләрен белдереп, үзенчәлекле, эчтәлекле, күп мәгълүматлы хезмәт булуына басым ясадылар. Киләчәк буын өчен мәгърифәтченең иҗат мирасын саклау, мәңгеләштерү юнәлешендә алыштыргысыз хезмәт булуын ассызыкладылар. Институт коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Энциклопедиядә, Каюм Насыйри премиясе лауреатлары турында мәгълүмат бирелүе дә бик урынлы, зур дәрәҗә минемчә. Затлы күн белән тышланган, тарихи китапта үзем турында язма һәм фотосурәтемне күрү, милли мәгарифне, туган телебезне үстерүдәге казанышларым, ягъни тырыш хезмәтем турында әлеге китапка мәгълүмат кертелүе, минем өчен зур бүләк, мәңге җуелмаслык истәлек.

 

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, Түбән Кама шәһәренең 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов