Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай клубында Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле шагыйрь, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кави Нәҗми татар укучысына иң элек үзенең «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романы аша таныш. Шулай ук аны Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе буларак белүчеләр бар. Әмма бу шәхеснең катлаулы тормыш юлы, киңкырлы иҗаты, шәхси фаҗигасе турында бүгенге укучы ни белә соң? Әлеге кичә тамашачыга Кави Нәҗмине нәкъ фаҗигале, каршылыклы һәм, һичшиксез, талантлы шәхес буларак яңа бер күзлектән ачты.

Сәхнәдән аның иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Тормыш юлының кайбер сәхифәләре театральләштерелгән тамаша рәвешендә тәкъдим ителде.

Быел Кави Нәҗминең тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың да 120 еллык юбилее булды. Әлбәттә, бу ике шәхесне аерып карау мөмкин түгел. Тормышларының иң фаҗигале елларында ике арада йөргән гаҗәеп җылы, кешелекле хатлар (аларны Сәрвәр Әдһәмова Сталин лагерьларыннан яза) тамашачыны чын мәгънәсендә тетрәндерде.

Кичәдә артистлар Альбина Кинҗәлиева, Эльвира Гыйматдинова, Фәнис Кәлимуллин, Энҗе Яруллина һәм Кариев театры актерлары катнашты. Баян партиясен Кирам Сатиев алып барды.
Тамашаның сценарий авторы – Хәбир Ибраһимов, режиссеры – Азат Закиров.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина