Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме бара

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме бара.

Биредә өлкән буыннан Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Наил Касыймов, Эльмира Шәрифуллина, Илфак Ибраимов шигырьләре яңгырады

Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел, Рифат Сәлах кызы Сөмбел, Булат Ибраһимов кызы Айбикә, Лилия Гыйбадуллина улы Закир белән чыгыш ясады.

Урта буыннан Шәмсия Җиһангирова, Рәмис Аймәт, Сания Əхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова һәм башкалар чыгыш ясавы көтелә.

Финалда яшьрәкләр «безнең буын» буларак тәкъдим ителә. Луиза Янсуар, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова шигырь укыячак.

Азактан яшьләрдән перфоманс вәгъдә ителә. Миләүшә Гафурова, Гүзәл Закирова, Алинә Хәбибуллина, Айрат Шамс катнашачак.

Бәйрәмне шагыйрьләр Эльвира Һадиева һәм Булат Ибраһимов алып бара. Режиссёр – Булат Ибраһимов.

Мәйданда халык күп. Утыргычлар 900 кешегэ исәпләнгән. Алар тулы булып күренә.

https://tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

 


Комментарийлар

  1. Шәһит Таипов:

    Камал театры янында зур Шигырь бәйрәме уза. Чарада өлкән, урта һәм яшь буын шагыйрьләре катнаша. Тамашачылар күп, мәйдан тулы. Бәйрәм оешкан төстә, рухи күтәренкелек белән бара.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов