17 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Кичәдә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Риваять» төркеме, Г. Камал театры артистлары һ.б. катнаша.
Сценарий авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән алырга мөмкин. Кичәгә рәхим итегез!


Яңа комментарий өстәргә