Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кама Тамагында язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар.

Шундый кыйммәтләрнең берсе – танылган язучыларыбызның әсәрләре. Күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең әсәрләре шулар рәтенә керә.

Шушы көннәрдә Ринат Мөхәммәдиев һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгали кызы Җамалиева Кама Тамагына очрашуга килделәр.

Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм татар мәктәбе укучылары катнаштылар. Очрашуны Кама Тамагы районының социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Сороковнина Е. В. ачып җибәрде.

Очрашуга багышлап, китапханә залында мөхтәрәм язучыбыз Ринат Мөхәммәдиев китаплары күргәзмәсе оештырылды һәм «Кече Кирмәннең Олы Ринаты» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Ринат Мөхәммәдиев иҗаты, эшчәнлеге турында сөйләде, аерым китаплары белән таныштырды. Шулай ук үзенең якташларыбыз Ибраһим Гази һәм Туфан Миңнуллин белән таныш булуы турында әйтте. Туфан Миңнуллин белән бергә эшләргә туры килүен дә ассызыклап үтте. «Татарстанның һәр почмагын сагынып кайтам, һәр район туган ягым кебек кадерле миңа.Сезнең матур төбәкне дә кабат күрәсем килү теләге кайтарды мине», – дип белдерде Ринат Мөхәммәдиев.

Китапханәчеләр, укытучылар танылган язучыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ринат Мөхәммәдиев мәгънәле, оста итеп җавап бирүе, туган ягына, туган теленә булган  мәхәббәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткезүе белән очрашуны тагын да җанлырак итте.  «Хыялларыгыз тормышка аштымы?» – дигән сорауга ул: «Мин авырлыклар аша үтеп булса да, хыялларымны тормышка ашырырга тырыштым», – дип җавап бирде.

Очрашу вакытында Ринат ага үзешчән артист Мөдәрис Миңневалиев башкаруындагы җырларны югары бәяләп, аңа татар моңын саклап калуга өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан Ринат ага китапханәгә китапларын бүләк итте.

Очрашу бик күңелле узды, җылы тәэсирләргә бай булды. Кичәдә катнашучылар сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп таралышты.

Шундый кызыклы әдәби очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын.

Ринат Мөхәммәдиевкә олы хөрмәтебезне белдереп, рәхмәт әйтеп калабыз, иҗатында уңышлар, сәламәтлек телибез.

 

Зиятдинова Венера, Олы Кариле авылы китапханәче


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар