Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Каләмдәшләребез – “Балачак җыры” бәйгесе җиңүчеләре! Котлыйбыз!

Кичә, 1 июнь көнне, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Президенты каршындагы “Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе” ярдәме белән оештырылган “БАЛАЧАК ҖЫРЫ” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Җиңгән җырлар арасында Язучылар берлеге әгъзалары булган каләмдәшләребезнең иҗат эшләре дә бар.
“Бал корты” (Сания ӘХМӘТҖАНОВА сүзләре,  Фәннур ГАЛИМОВ көе);
“Светофор”  (Резеда ФӘРХЕТДИНОВА сүзләре, Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова көе) җырлары шундыйлардан.

“Балачак җыры” бәйгесе Дипломына һәм премиясенә ия булган тагын 3 җыр:

“Мин татарча сөйләшәм” (Эльвира САФИНА сүзләре, Фирүзә Хафизова-Насыйбуллина көе); “Композитор чыпчыклар” (Фәнис ЯРУЛЛИН сүзләре, Лидия Әхмәтова көе); “Дәү әни” (Раилә Гайнуллина сүзләре, Гөлзар Вәлиева көе).

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр