Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале кысаларында Ркаил Зәйдулла һәм Мансур Гыйләҗев белән очрашу үтте

Кәрим Тинчурин исемендәге  Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында артистлар, чит илләрдән килгән театр белгечләре, тамашачылар танылган драматурглар белән очраша. Шундый очрашуның берсе драматург Ркаил Зәйдулла катнашында үтте. Ул “Татар драматургиясендә тарихилык” дигән темага нотык тотты, сорауларга җавап бирде. Аңардан соң очрашуга килүчеләр алдында танылган драматург Мансур Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул, шәһәрдә туган автор буларак, авыл темасына кереп китү тарихын сөйләде. Очрашуны театр белгече Нияз Игьламов алып барды.

Фотолар “Татар-информ” нан алынды


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар