Язучы, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансур Вәлиевкә 1 гыйнварда 75 яшь тулды. Шул уңайдан язучыны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова котлады. Дусларча җәелгән чәй табыны янында күренекле язучыга каләмдәшләре җылы теләкләрен җиткерде.
Яңа комментарий өстәргә