Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашу узды. Очрашуда җирле шагыйрьләр, язучылар, китап укучылар, Удмуртия Республикасы “Ак калфак” оешмасы, мәктәп укучылары, Әгерҗе шәһәре китапханә хезмәткәрләре, язучылары катнашты. Чара шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Шагыйрә тамашачыларның сорауларына җавап бирде, тел һәм әдәбият темасына борчыган сораулар күтәрелде.
Яңа комментарий өстәргә