Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Илһамлы, уңышлы, бәхетле ел булсын 2022 нче ел!

Хөрмәтле каләмдәшләр! Борчу-шатлыклары, югалту-табышлары белән тагын бер елыбыз үтеп бара.

Бу ел безне яшәешебезгә яңа күз белән карарга, гомернең кадерен ныграк аңларга өйрәтте шикелле.

Кешелек дөньясына килгән әлеге сынаулар артта калып, алдагы елларга өмет-ышаныч белән карарга язсын!

Яңа елда мин Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим! Күңелегездә йөргән хисләр, фикерләр кешеләрне уйландырыр, гамьләндерер, куандырыр юллар булып кәгазьгә төшсен, әдәбиятыбызны баетыр әсәрләр тусын!

Илһамлы, уңышлы, бәхетле ел булсын 2022 нче ел!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр