Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Иделем акчарлагы” җиңүчеләре билгеле!

Кичә “Идел” яшьләр лагерында “Иделем акчарлагы” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Күп еллар элек яшь каләм ияләрен барлау максатында татар язучылары хәерхаклыгы белән гамәлгә куелган бәйге Язучылар берлеге, берлек әгъзалары ярдәме белән уза. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Татарстан язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты, шагыйрь Марат Закир, тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, әдәбият тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе әгъзасы, шагыйрә Илсөяр Иксанова катнашты. Яшь каләм ияләре Язучылар берлеге исеменнән дә бүләкләр алдылар.

“Иделем акчарлагы” җиңүчеләре:
⠀⠀⠀⠀⠀ «Поэзия» һәм «проза» номинациясендә Гран-при – Хәбибуллина Алинә Айдар кызы (Актаныш районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⠀⠀⠀⠀⠀ «Поэзия» номинациясе:⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
I урын – Хөсәенова Энҗе Ирек кызы (Әтнә районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
II урын – Низамова Лилия Рөстәм кызы (Кукмара районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
II урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
III урын – Мөхәммәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
III урын – Вахитова Рәфидә Райнур кызы (Казан шәһәре)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Сәлахова Алсу Рәмис кызы (Яңа Чишмә районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⠀⠀⠀⠀ «Проза» номинациясе:⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
I урын – Шәйхиева Рамилә Ринат кызы (Арча районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
II урын – Зәйнетдинова Рәзинә Гыйлман кызы (Башкортостан)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
III урын – Хуҗина Зәринә Рамил кызы (Әгерҗе районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Салаватуллина Альбина Илдус кызы (Буа районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Габделхакова Сиринә Фәнис кызы (Казан шәһәре)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⠀⠀ «Балалар әдәбияты» номинациясе:⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
I урын – Хәбибуллина Алинә Айдар кызы (Актаныш районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
II урын – Харисова Диләрә Илнур кызы (Түбән Кама районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
III урын – Фәттахова Зәлидә Фәнәвил кызы (Арча районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы (Киров өлкәсе)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кызыксындыру бүләге – Сөләйманова Гөлшат Рафаэль кызы (Ютазы районы)⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⠀⠀⠀⠀⠀ «Драма» номинациясе:⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
III урын – Мостафина Фирүзә Фәнис кызы (Арча районы)

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева