Остазым А.Гыйләҗевнең «Берәү» повестен бик яратып, шул ук вакытта хәлдән таеп, төрекчәгә тәрҗемә итеп бетергәннән соң ничек шатланганымны белсәгез иде… Ул биш ел ятты, рәхмәт яусын, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә бүлеге ярдәмендә быел Төркиянең абруйлы «Һәҗә» нәшриятында (2024, март ае) дөнья күрде. Мин остазымның яңа чыккан әлеге әсәре турында язарга алынмаслармы дип, Төркиядәге өч якын кешемә китапларны җибәрдем. Үзләренең бик теләп бу эшкә алынасы килә иде. Әмма һәммәсенең үз мәшәкате, көндәлек ыгы-зыгылары моңа комачау булып торды. Кат-кат әйтеп, яңадан аларны борчыйсым килмәде. Шулай да күңелем белән көтә идем… Түзмәдем, сентябрьнең алтысында алар арасында язасына нык өметләнгән, яза да башлаган дустыма шалтыратып, шул хакта әйттем. Чыннан да, аның тормышында төрле мәшәкатьләр килеп чыккан, язып бетерә алмаган. «Фатиһ дустым, ни кызганыч, син әйткән вакытка өлгертә алмыйм», – дип, түбәнчелек белән гафу үтенде. Мин аның хәленә кердем, нишлисең, һәр язманың үз язмышы бар бит. Шулай да мин гаҗиз калып: «Раббым Аллам, «Берәү» хакында бер язма булсачы!» – дип, Ходайдан сорый башладым. Шушы вакыт аралыгында әлеге өч дустымның берсеннән бер язма килерме икән? Юктыр, иң ышанычлысы да яза алмагач…
20 сентябрь килеп җитте. Изге җомга көнне икенде вакытларында электрон почта адресыма бер хат килгәнен күрдем. Ачып карагач, күзләрем маңгаема сикерде! «Фатиһ бәй, исәнмесез, ничек хәлләрегез? Инде күптәннән «Окур» (Укучы) дип аталган китап журналында язам. Шушы айда А.Гыйләҗевнең «Берәү» повесте турында яздым.(сентябрь-октябрь саны 2024/54-55 бит) Шәп китап, тәрҗемәсе дә шәп. Котлыйм сезне! Алла бирсә, бу көчле әдипнең барлык әсәрләре сезнең каләмегез аша төрек теленә тәрҗемә ителәчәк. Ихтирам белән Мәһмәт Акиф Өзтүрк».
Әлеге юлларны укыгач, шатлыктан күңелем тулып: «И теләк-догаларны ишетүче чиксез мәрхәмәт иясе Раббым, Син бу гаҗиз бәндәңнең теләген кабул иттең! Колларыңа карата нинди шәфкатьле Син!» – дидем… Бу хәлгә остазымның хатыны Нәкыя апа әйтмешли, «Ходай бирде!» дими, ни дисең?
Шатлыгымны иң беренче итеп «Һәҗә» нәшриятына шалтыратып бүлештем. Ишетмәгәннәр, күрмәгәннәр икән әле язманы. Бу хәбәр аларга да сөенеч булды. «Берәү» повестен басып ялгышмаганнарына тагын бер кат сөенделәр. Икенче итеп, язмасын өлгертә алмаган әлеге дустыма шалтыраттым. Ул да бу хәбәргә ихластан сөенде һәм: «Кемгәдер кушмыйча, үзлегеннән, табигый рәвештә берәүнең язарга алынуы күпкә яхшырак булган!» – диде. Мәһмәт Акиф бәй журналда чык- кан язмасының фотосын да төшереп җибәргән…
«Берәү» турында «заказ» бирмичә язылган әлеге язма бик кадерле һәм бик зур әһәмияткә ия дип уйлыйм. Аккан су юлын таба диюләре хак икән… Остазым А.Гыйләҗев милләттәшләрем күңеленә үтеп керү юлын тапкан һәм ул күңелләрдә чәчәк ата…
Фатиһ КУТЛУ
“Казан Утлары” журналы 2024-11 сан/174-176 битләр