Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хисмәт Рифкат

Сембер  шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкат Хисмәт (Рифкат Әхмәдулла улы Хисмәтов) 1939 елның 13 июлендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Сабый чагында имгәнеп күзләре зәгыйфьләнгән Рифкат, ары таба укуын югары уку йортында дәвам итәргә табиблар киңәш итмичә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга мәҗбүр була: әүвәл туган авылы колхозында терлекче, аннары 1960 елда комсомол юлламасы белән Яңа Ульянов шәһәрендәге цемент заводы төзелешенә китеп, ундүрт ел шунда хезмәт итә, соңга таба Ульянов шәһәрендә сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Р.Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. Яшүсмернең 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тора-бара аның шигырьләре, чәчмә язмалары Татарстан Республикасы газеталарында, «Ялкын», «Чаян» журналларында һ.б. көндәлек матбугат басмаларында даими күренә килә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә Ульянов шәһәрендә татар телендә чыга торган «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итә.
Р.Хисмәт — халыкчан рухлы шагыйрь. Ул бик еш халык алдында — клубларда, мәктәпләрдә, төрле мәдәни, дини, милли бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый, шигырьләрен укый. Аның шигърияте үзенең асыл эчтәлегендә туган телгә, туган туфракка, милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбызга, милли гореф-гадәтләргә самими тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Алар публицистик яңгырашлы, арада юмор-сатира әсәрләре, нәниләргә багышланган үгет-нәсихәт әсәрләре дә байтак. 2000 елда Ульянов шәһәрендә Р.Хисмәтнең күпьеллык шигъри иҗатын тәшкил иткән «Үз сукмагым» исемле китабы басылып чыга. Р.Хисмәт — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үз сукмагым: шигырьләр. — Ульяновск: Печатный двор өлкә матбагасы, 2000. — 1036. —500 д.
Күңелем көзгесе: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 159 б. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А б я з о в А. Шагыйрьлеккә диплом якламыйлар //Яңа юл (Чүпрәле). —1982. — 7 нояб.
Сафиуллина Г. «Кырыс, әмма юмарт булды язмыш минем» // Өмет. — 1999.—10 июль.
РәхимоваД. Җырлы сукмак // Өмет (Ульянов). — 2001. — 17 февр.
Иделбикә. Гамәл кайтавазлары // Өмет (Ульянов). — 2001. — 4 авг.


Язучылар