Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел»

Кукмара районы Олыяз урта мәктәбендә республикакүләм  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрь, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Фәнил Гыйләҗев катнашты.

Конференция биш юнәлештә эшләде: балалар бакчаларына йөрүче нәниләр арасында туган тел темасына җыр, 1-2 сыйныфлар һәм 3-4 сыйныфлар арасында Шәүкәт Галиев шигырьләрен сөйләүчеләр, нәсел шәҗәрәсе, туган як тарихын, күренекле шәхесләр тормышын чагылдырган фәнни-тикшеренү эшләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында проза әсәрләреннән өзек сөйләүчеләр осталыкларын күрсәттеләр.

Казаннан килгән язучыларыбыз балаларга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Газинур Морат “Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановка, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинга, Олыяз мәктәбе директоры Алмаз Гариповка Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын тапшырды һәм Олыяз урта мәктәбе китапханәсенә китаплар бүләк итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина