Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатыйп Миңнегулов: «Кеше китә – җыры кала» фильмын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк

Хатыйп Миңнегулов Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериалны Тукай премиясенә лаек әсәр дип бәяләде һәм дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

«Фильм бик җитди, җәмәгать: режиссер һәм артистлар аның өстә ятканына гына сукырларча иярмичә яңа якларын да калкытып өйрәнгән. Шул рәвешле, заманга туры килгән кинофильм барлыкка килгән. Мин анда артистларның классик уйнауларына сөенеп тордым. Бу фильм безнең рухи тормышыбызда зур вакыйга», – диде ул Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсендә.

Хатыйп Миңнегулов, тиздән Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итү башланачагын искәртеп, әлеге фильмны һичшиксез күрсәтергә кирәклеген җиткерде.

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова да Хатыйп Миңнегулов фикеренә кушылды. «Бу фильм бик күп кешенең көче кергән, үткән буыннарга мәдхия җырлаган әсәр булды. Әлеге сериалда халык рухы, гаилә рухы шәп күрсәтелгән. Әллә бу киноны Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?» – диде ул.

«Шәяхмәт гаиләсе, режиссер эше… Әлбәттә, монда үз фикерен компетентлы кешеләр әйтер, ләкин мин оеткы салып куйыйм, дим. Монда үз мәнфәгатьләрем юк һәм була да алмый. Әти Тукай премиясен үз вакытында алган, минем аласым юк», – диде Гәүһәр Хәсәнова һәм барлык тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе язучының тууына 95 ел тулуга багышлап оештырылган иде. Кичәдә «Кеше китә – җыры кала» телесериалының режиссеры Александр Далматов, төп рольләрне башкарган артистлардан Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Олег Фазылҗанов, сценарий авторларының берсе Илдар Кыямов һәм башкалар катнашты.

 

https://tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов