Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хак белем хак гамәлгә илтә

12 декабрьдә Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 196 еллыгына багышлап ачылган комплекста,чорыбызның могътәбәр галимәсе, күпсанлы татар галимнәре тәрбияләгән һәм мәктәп укытучыларының яраткан остазы булган филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиеваны искә алу уңаеннан, түгәрәк өстәл оыштырылды. Әлеге чарада язучы-галимнәребез Рифә Рахман, Әлфәт Закирҗанов, ТӘСИ хезмәткәрләре, «Каюм Насыйриның туган җирен яңартып торгызу» фонды рәисе Асия Гобәйдуллина, Резеда ханымның туганнары һәм ире – танылган фәннәр докторы, профессор Зөфәр Рәмиев, җирле хакимият, авылдашлары, телевидение-матбугат хезмәткәрләре Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар катнашты.

Чарада катнашучылар иң башта Кече Шырданнан чыккан, анда белем алган һәм яшьлегендә мөгаллимлек тә иткән Резеда Ганиеваның өе каршындагы истәлек тактасы янында чыгышлар ясадылар, галимә истәлегенә чәчәкләр салдылар. Музей ишегалдында Каюм Насыйри һәйкәленә шулай ук чәчәкләр куелды.

Каюм Насыйри исемендәге музейда бай китапханә бар. Комплекстагы экспонатларның һәм китапларның бер өлеше Р.К. Ганиевага мөнәсәбәтле. Аларны музейга, нигездә, Зөфәр Рәмиев тапшырган. Түгәрәк өстәл барышында ул яңа ядкарьләр, анда киләчәктә урын алырга мөмкин язма истәлекләр һәм ике галимнең бергә узган, тирән мәгънәгә, халыкка файдалы эшләргә багышланган гомере турында сөйләде. Каюм Насыйри фонды директоры ярдәмчесе, районның танылган журналисты Гүзәл ханым Минһаҗева бүгенге көндә музей-китапханә эшчәнлегенең торышы, алга таба планнары Резеда Ганиевага бәйле экспонатлар белән таныштырды.

Түгәрәк өстәлгә катнашучыларның барысы да Резеда Кадыйр кызының соңгы чор татар әдәбият белемендә гаять белемле, тирән фикерле галимә булып аерып торганлыгын, татар филологиясенең заман биеклегенә күтәрелүендә мөһим роль уйнаганлыгын билгеләде. Сүз шулай ук Резеда ханымның университетта студентлар фәнни хәрәкәтен үстерүгә керткән биниһая зур өлеше, төп фәнни юнәлешләре, мөгаллимлек таланты, кеше буларак, галимә буларак үрнәклеге тирәсендә барды.

Түгәрәк өстәл чыгышлары, тулаем алганда, Резеда Ганиева шәхесен хәтта аның белән таныш булмаган яшьләргә дә ачык күзаллатырлык иде. Кунаклар, эшлекле очрашудан канәгать калып, аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, Резеда Ганиева исемен мәңгеләштерүче чараларның музейда даимигә әйләнүен, ярты гасырлык хезмәт чорында хөрмәтле педагог хәзерләп чыгарган, республикабызның төрле урыннарында эш күрсәткән, татар милләтенең киләчәген кайгырткан күпсанлы башка галимнәрнең һәм мөгаллимнәрнең дә тартылуын теләп хушлаштылар.

Резеда ханым Ганиева үз дәресләрендә еш кына исламда фәнгә, остазга, остазлыкка булган мөнәсәбәт турында сөйли иде. Язманы, аның кебек, дин белгече әл-Бохари сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Белем – дөрес сүзләрнең һәм гамәлләрнең шартыдыр”. Бу фикерләрнең хаклыгын Резеда ханымның тормыш һәм иҗат биографиясе ачык дәлилли.

Рифә Рахман

Рәсемнәрдә: әлеге чарадан күренешләр.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева