«Хәзинәләр тапкан әдип». Шундый исем астында 16 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды. Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе (1963-1965 һәм 1967-1968 еллар) турындагы истәлекләр белән бүлешү җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында үтте.
Язучының иҗатын якын итеп очрашуга каләмдәшләребез Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираиева, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килде. Шулай ук Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, җәмәгать эшлеклеләре, китапханәчеләр һ.б. бар иде.
Гариф Ахунов нефть башкаласының иҗади дөньясына зур өлеш керткән шәхес. 1956 елның көзендә ул Әлмәт шәһәренә бер еллык иҗат командировкасына юллана. Командировка вакыты үтүгә, ул бирегә күченеп килә һәм монда 1968 елга кадәр яши. Аның иң әһәмиятле әсәрләре дә шушы чорда иҗат ителгән. Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка җәлеп итә, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп таба һәм аларга үсәргә булыша.
Кичәдә катнашучылар әдип турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар.
Соңыннан, 1975 елда Свердловск киностудиясендә Гариф Ахуновның танылган романы буенча “Хәзинә” нәфис фильмын төшерүгә багышланган, “Клад с запахом нефти” исемле яңа документаль фильм күрсәтелде.



Яңа комментарий өстәргә