Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәтерлибез!

“Хәтер көне” итеп күтәрерлек котычкыч вакыйга – мәхшәр, террор 1938 елның 15 февралендә кылына.”Бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән,” –  дип гаепләп 9 татар зыялысы Казан шәһәрендә атып үтерелә. Менә алар – динебез, милләтебез үз дәүләтебез булсын өчен шәһид киткән каһарманнар:

1.Һади Атласи(тарихчы)- 1876-1938

2.Гали Алтынбаев укытуч-1902-1938

3.Касыйм Исхаков имам -1890-1938

4.Фазыл Туйкин (язучы) – 1887-1938

5.Кәбир Туйкин укыт. -1878 – 1938

6.Сабир Уразманов укыт. – 1892-1938

7.Барый Фәттахов имам 1875 – 1938

8.Зәкәрия Фәттахов хез.1810 – 1938

9.Рәшит Яруллин(имам)1880-1938.

15 февраль хәтер һәм дога көне Татар.Тарихын, үткәннәрен , тарихи шәхесләрен белгән халыкның гына матур киләчәккә өмете бар.Хәтерләребез тутыкмасын, җаннарыбыз битарафланмасын өчен дә дога кирәк. Татар дәүләте бәйсезлеге өчен көрәшкән, ахыргача татар мөселман булып калган милләттшгләребезне онытырга хакыбыз юк.Алар шәһид булып та китәрләр , ә без Аллаһ каршына баскач нишләрбез? Дога – ул үткәннәргә дә, киләчәккә дә кирәк. Аллаһсыз булмый. Ул. – бар һәм бердәнбер, дога да булыйк!

Р.S. “Татар мөселман календаре”2026 ның август аена “Күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе, татар тарихчысы, мәгьрифәтчесе, язучы,шәхес культы корбаны Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласиның тууына 150 ел” дип язып куйдым.
Ул 1876 елда Чүпрәле районында туган .Якташлары,( Буа чүпрәлеләрем -үземнекеләрем) исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылырга лаек шәхесләре барын, зурлап искә алырга, китаплар чыгарырга,аның хөрмәтенә корбаннар чалырга, коръән укырга, авылдашларны җыеп очырашулар үткәрергә кирәклекне белеп торсыннар ,- дидем.

Фәния Хуҗахмәт


Язучылар