Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шигъриятнең бер алыбы… Газинур Моратка!

Куренекле татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Газинур Моратны 60 яшьлек юбилее белэн котлыйбыз!

Хормэтле Газинур Васикович! Бүген без Сезгә ихлас кунелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе елларда да ярдәмләшеп, татарлыгыбызны онытмый, телебезне, мәдәниятебезне  үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшләвегезне телибез. Алга таба да тулы канлы тормыш белән дәртләнеп яшәгез! Юбилеегыз мөбарәк, ризык тулы табыннарыгыз hәрвакыт түгәрәк булсын. hәр туар таӊга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып, сау-сәламәт булып яшәргэ насыйп итсен үзегезгә. Без Сезгә ижади унышлар, ышанычлы дуслар, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Без Сезне бик хөрмәт итәбез, Сезнен белән горурланабыз!

Газинур Васикович Муратов себер татарларынын якын дусты. Безнен якташыбыз Ш.Гаделша турында ул матур шигырьләр, мэкалэлэр яза, уз фикерен, жылы мөнәсәбэтен яшерми: «Шагыйрь бар булмышы белән Табигать баласы. Ул, Табигатьнең үзе кебек, цивилизация, аның җимергеч көчләре белән һәрвакыт каршылыкта яши. Еш кына аның шигырьләре дә шомартылмаган таш, юнылмаган агач шикелле табигый халәттә була, һәм алардагы ритм, рифма чатаклыклары да ничектер колакка ятышсыз булып тоелмый, күзгә кергән черки кебек, күңелнең куз алмасын бимазалап тормый».

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Морат дэвам итеп өстәп тэ куя: «Шунысы куанычлы: татар шигъриятендә өр-яңа, гаять үзенчәлекле, уникаль шагыйрь Шәүкәт Гаделша китаптан китапка үсә, ныгый, тирәннән ачыла, укучысына якыная бара. Аның тынгысыз карашы, тәвәккәл сунарчы кебек, ерак-еракка, яңа иҗат офыкларына төбәлгән”.

2005 елда «Яңарыш” редакциясе каршында оештырылган «Әдәби Төмән» иҗат клубының чираттагы утырышында күренекле Казан шагыйрьләре Рафис Корбан, Газинур Морат һәм Шәүкәт Гаделша катнаштылар. Аларның максаты – безнең Төмән шагыйрьләре белән танышу, профессиональ гәп кору һәм практик ярдәм күрсәтү иде.

Төмәнгә сәяхәтләре турында алар үз фикерләрен әйтеп кайттылар: “Ерак Төмән җирләрендә милләттәшләребезнең шулай бердәм, дус-туган һәм нәкъ татарча кунакчыл булып яшәүләренә без бик шат. Иң куанычлысы – милли йөзебезне югалтмыйча, туган телебездә барыгыз да матур сөйләшәсез, үз телебездә чыга торган татар газетабызга шигырьләр, матур-матур мәкалатәр язасыз, җыр – моңнарыбызны, милли традицияләребезне онытмыйсыз икән. Рәхмәт сезгә ерак-якын туганнарыбыз”, – диделәр алар.

Бу кыска язмамны Ш. Гаделша язган шигырь белэн тэмамлыйм:

Газинур Моратка

 

Шигырьдәге мәргәнлегең

Йөрәгемне көйдерә.

Сунардагы сабыйлыгың

Безне дуслар иттерә.

Ядрә тигән чәрәгәйләр

Егылып төшкән арада,

Нинди уйлар өлгерәләр

Миләреңне чагарга?

Күзләреңне яшерергә

Җитми синдә осталык.

Тама мылтык түтәсенә

Күз яшьләрең «тып» та «тып».

Тыпырчынган үрдәкләрнең

Сугар чакта башына,

Каушап калып, кылтырыйсың,

Кояш, күк, су каршында.

Каннан куркып күз чылаткан

Чыкмый иде сунарга –

Син чыгасың канлы йоннан

Утлы шигырь сыгарга.

Кызганамын сине ауда –

Сабый инде, сабый – син!

Шигъриятнең бер алыбы

Ничек була алдың син!

«Яңарыш”ның редакция эгъзалары, «Әдәби Төмән» иҗат клубы, ТДУ профессоры Алишина Хәнисә Җәүдэт кызы


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева