Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Газинур Морат: «Тукай премиясе тылсымлы таяк түгел»

Иң бәхәсле, иң әдәбиятлы, иң Тукайлы айда Тукай премиясе лауреаты белән китап, каләм хакы, шигырь бәйрәме, туган тел турында сөйләшмәсәң, гайре табигый хәл булыр. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат. Без аның белән апрель аенда баш калкыткан традицион проблемаларга тукталдык.

– Газинур абый, апрель – язучы өчен бәхетле айдыр ул. Апрельдә Тукай премиясенә бәйле рәвештә каләм иясенә игътибар арта, әдәбият мәсьәләләре күтәрелә… Әмма хәл ителәме алар?

– Әйе, апрель – табигать өчен дә, безнең әдәбият өчен дә җанлану ае инде ул. Турыдан-туры Тукайга бәйле ай. Апрель Тукайны биргән дә, алган да. Шуңа күрә мин бу фасылны язучылар өчен гел дә бәхетле ай димәс идем. Каләм әһеленең бәхете – язуда. Әсәрен тәмамлап, нокта куя алуда. Шул чакта ул бер мизгеллек бәхет кичереп тә куя торгандыр. Бер классик әйткән бит, минем бәхетле булырга хакым юк, чөнки мин – язучы, дигән. Апрельдә Тукай бүләгенә лаек табылган язучы да бер мәлгә бәхетле булып аладыр, билгеле. Анысын үземнән беләм.

– Әдәбиятка бәйле төп проблемаларны атыйк әле.

– Миңа калса, әдәбиятка бәйле төп проблема берәү генә, ул да булса – каләм әҗере. Бу хакта сүз кузгату, беренче карашка әдәпсезлек булып та тоелырга мөмкиндер. Ничек инде «кеше күңеле инженерлары» оялмыйча сәмән турында сөйләп тора, янәсе. Дөрес, без яшь чагында язып йөргәндә дә бу хакта сөйләү юк иде. Әмма язучы бик абруйлы һөнәр иясе булды. Чөнки аның хезмәте хөкүмәт тарафыннан лаеклы рәвештә бәяләнде. Хәзер, азау ярган меркантиль заманда, әдәбиятка, бигрәк тә җитди әдәбиятка ихтыяҗ бик чамалы кебек. Ниһаять, җырлап-биеп кенә яшәп булуына тәмам төшенделәр. Һәм аңа бик мулдан түләнә дә. Өстәвенә шуңа халык та биһуш. Хәзер бөтен эфирлар тәүлегенә 25 сәгать буе җырлый да җырлый…

– Күптән түгел язучылар корылтае узды, сезгә ничектер, әмма язучыларда бунтарьлык уты беркадәр сүрелгән кебек тоелды. Әллә тоелды гынамы?

– Чөнки корылтайда бунтарьланып, шау-шу, ыгы-зыгы куптарырлык сәбәп тә юк иде бит. Күрәкарамаган каләм әһелләре күреп тора: әдәби барышның маховигы шыгырдамый гына, кайвакыт үз җаена, кайвакыт тизләнеп тә әйләнүен дәвам итә. Моны дәлилләү өчен соңгы дүрт елда Язучылар берлегенең, аның рәисенең башкарган кайбер эшләрен генә искә төшерү дә җитә торгандыр. Әйтик, берлекнең Чаллы бүлеге язучылары үз вакытында, дөресен генә әйткәндә, урамда торып калган иде. Бүген аларның менә дигән үз офислары бар. Хәзер Әлмәт бүлегендә дә җиң сызганып сипләү эшләре бара. Соңгы елларда Язучылар берлегенең үз бинасы да зурдан кубып яңартылды, ремонт шартларында да оешмада эш дәвам итте. Ә инде хөкүмәт химаясендә каләм әһелләре арасында ике зур конкурс оештырып, аны үткәрү әдәби процессны тагын да җанландырып җибәрде. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызны баетырлык байтак әсәрләр иҗат ителде, әллә күпме яңа исемнәр пәйда булды. Соңгы вакытта мин үзем дә Язучылар берлеге дигән шул маховик тирәсендә әвәрә киләм. Пенсияне саный-саный, тынычлап, шигырь калыплап ятармын, дип кенә олыгая башлаган идем, Берлек эшенә кереп чумганымны сизми дә калдым. Бу очракта мин – фәкыйрегезне картаерга ашыкмаган бунтарь дисәң дә ярый торгандыр.

Алай дисәң, быел әнә Шигырь бәйрәме дә Тукай һәйкәле янында узмый, ризасызлык белдерүче күренми бит.

– Нишләп алай дисең, бу җәһәттән ризасызлык белдереп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат юллаучы да булды бит инде. Ләкин хат авторы быелгы Тукай бәйрәменең урынын алыштыруда да никтер һаман Язучылар берлеге рәисен гаепләргә ашыга. Бәгъзеләргә уктан атышып уйнарга әле ярый ул бар, рәхмәт төшкере. Юкса биредә барысы да яхшы аңлашыла ич инде. Мәсәлән, яңа йорт җиткергәч, хуҗа кешенең аны туган-тумачага, таныш-белешкә, күрше-күләнгә күрсәтеп аласы килүе бик тә табигый теләк ләбаса. Шуңа күрә Тукай бәйрәмендә Камал театрының төзелгән бинасын тәкъдим итүдә бер хилафлык та юктыр дип беләм. Бәйрәмнең рәсми өлеше – ул мәдәни мәркәздә дә үткәч – бигрәк тә. Ә инде бөек шагыйребезнең 140 еллык олуг юбилее һичшиксез элекке урынында – Тукай һәйкәле эргәсендә үтәр дип ышаныйк. Әлегә аннан да кулайрак урын юк та. Шулай да күңелне киң тотыйк: киләчәктә Казансу яры тирәсендә «Туган тел» шигыренә монумент һәйкәл куелгач, Шигърият бәйрәме шунда үткәрелә башласа да, һич тә гаҗәп тоелмас.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенең күләмен ике тапкыр арттыруга иреште. Аңа карап әдәбиятның сыйфаты үзгәрдеме?

– Республика җитәкчеләренең Ркаил Зәйдулла тәкъдименә колак салып, аны гамәлләштерүләренә рәхмәтнең зурысы, әлбәттә. Ләкин Тукай премиясе дәүләтебезнең иң зур бүләге саналса да, барыбер дә тылсымлы таяк түгел бит инде ул. Әдәбиятның да, сәнгатьнең дә сыйфаты премия күләменә нисбәтле рәвештә берничек тә арта алмый. Ә менә иҗатчыларның хезмәтен бәяләүдә, аларның иҗат дәртен арттыруда ул бик яхшы стимул булып тора. Аннары һөнәрмәндлеккә ирешкән бер генә иҗат әһеле дә премия турында уйлап язарга утырмыйдыр. Киресенчә, ул хакта уйлап баш ватса, аның җитди әсәр яза алуы да шикледер. Ә Тукай бүләге иҗатчыларыбызны һәрчак шәп әсәрләр язарга рухландырып торсын.

Без, Тукай, дибез, премия, дибез инде, ә китап укучы елдан-ел кими. Татар китабын укучыга ничек якынайтырга? Бәлкем, бу инде хәзер риторик сораудыр…

– Без – китап культы заманында үскән буын. Телевизорсыз да, интернетсыз да, кесә телефонсыз да яшәлгән тыйнак еллар иде ул. Китап укыйсы килү теләге безгә ана сөте белән үк кергән бугай. Ул чакта кешелек уйлап тапкан иң зур могҗизаның китап икәнен белмәсәк тә, шул китап безне җитәкләп дөнья буйлап та йөрткән, кешеләр күңеленә дә ияртеп алып кергән, әдәп-итагатькә дә өйрәткән. Күктә йолдызлар кабынып, өйдәге утлар сүндерелгәч, юрган астында фонарь яндырып, китап укып ятып та сабак алган соңгы могиканнардыр инде без, мөгаен. Әгәр кесә телефоны дигән шайтан могҗизасы ул заманнарда ук чыккан булса, ихтимал, без дә бар дип тә белмәс идек. Ни әйтсәң дә, телефон бик күпкә ымсындыргычрак нәмәстәкәй бит. Аны хәтта еларга һәвәс имчәк балаларына әниләре уенчык итеп тә тоттыра икән дип ишеткән бар. Шулай да адәм баласын агач башында яшәгән борынгы бабасы хәленә төшүдән айфон-гаджетлар түгел, ә галиҗәнап китап саклап калыр, иншалла. Чөнки бар мәхлукат галәмендә фәкать кеше заты гына хәреф тану, китап укый алу сәләтенә ия.

– Тел – фикерләү рәвеше, дибез. Безнең фән дә, документлар әйләнеше дә үз телебездә түгел. Киләчәк турында уйларыгыз һаман да өметлеме әле?

– Өметсез – шайтан гына, ди безнең халык. Дөрес, яулап алынган халыкларны теленнән, дененнән яздыру сәясәте астыртын да, ачыктан-ачык та һәр заманда, һәр кыйтгада алып барылган. Шундый шартларда яши-яши тарихларны кичкән өммәтләрнең үз-үзен саклау инстинкты да отыры зәгыйфьләнә барган. Шуңа күрә бу мәсьәләдә үзеңне юатып, бетмибез, дип кул кушырып утырудан бер файда да юк, минемчә. Үз телеңне үзең якламасаң, сакламасаң, сиңа беркем дә ярдәмгә килмәс. Фәкать үз иманына таяна алган кавемнәр генә исән-аман кыйбласына таба атлар, дип ышанырга кала.

Сез иң тыйнак язучыдыр, мөгаен. Юбилейларыгызга Ратуша кебек зур заллар дауламагансыз. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Бу – бик шәхси мәсьәлә. Минем аның ише нәрсәләргә беркайчан да исем китмәде.

Юлын белгән арымас, дисез инде сез, туктыйсы килгән чаклар буламы?

– Мин – табигатем белән шактый ук пессимист адәм. «Оптимистлар начар яза», – дигән канатлы гыйбарәне белгәнче дә шундый идем. Шуңадырмы, Тукайның: «Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым», – дип башланган «Кыйтга»сы белән Дәрдмәнднең «Без» шигыре күңелемне һәрвакыт җылытып, рухландырып, яшәргә көч, дәрт биреп торды. Һәм әлеге ике шигырьне мин «бөек шагыйрьләр теле»ндә (Н.Хикмәт билгеләмәсе) язылган иң асыл, иң мөкәммәл әсәрләр дип беләм. Иң мөһиме – рухи маякларны күздән яздырмыйча, үзебезгә насыйп әйләгән гомер юлын адашмыйча узарга язсын безләргә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167552/ Гөлинә Гыймадова
© Ватаным Татарстан


Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов