Хөрмәтле каләмдәшләр!
Сезне 14 июльдә күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларда көтеп калабыз.
Бәйрәм 10:30 сәгатьтә, традиция буенча, Казанның Лядской бакчасында урнашкан Державин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк һәм Лаешта, бөек шагыйрьнең туган җирендә, дәвам итәчәк.