Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гавриил Державин исемендәге премия

Г.Р. Державин (1743-1816) исемендәге премия Татарстанда 2000 елда  гамәлгә куела. 2010 елдан алып – Россия Федерациясе  дәрәҗәсендәге бүләк. 2016 елның мартыннан   – Г.Р. Державин исемендәге Республика (дәүләт) премиясе. Максаты – Россия тарихында күренекле шәхес булган данлыклы якташ язучы Гавриил Дерҗавинның исемен мәңгеләштерү. Алдагы елда рус телендә язылган югары зәвыклы әдәби әсәр өчен, искәрмә буларак, рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр өчен ел саен бирелә. Лауреатларны Татарстан Язучылар берлеге Идарәсе билгели. 2005 елдан алып ел да 2 премия билгеләнә. Лауреатларга диплом һәм акчалата бүләк бирелә. Премия Г.Р.Державинның туган көнендә (3(14) июль)  туган ягы – Лаеш шәһәрендә тапшырыла.

ЛАУРЕАТЛАР:

  • Харисов Ренат Мәгъсум улы (Ренат Харис) – 2016
  • Галимуллина Әльфия Фоат кызы (2016)
  • Кәримова Алия Каюм кызы (Алена Каримова) (2016)
  • Нурисламова Альбина Равил кызы (Альбина Нури) ( 2017)
  • Остудин Алексей Игоревич (2018) .
  • Мәдәррис Харис улы Вәлиев (2019)
  • Борис Григорьевич Вайнер (2020)
  • Ольга Ефимовна Иванова (2021)
  • Айрат Бик-Булатов (2023)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина