Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гасырдан озын гомер

Шушы көннәрдә язучы Әлфия Ситдыйкова, Бөек Ватан Сугышында Днепр елгасы аша чыгу өчен барган сугышларда, тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган авылдашы Хәсән Замановның тууына 110 тулу уңаеннан үткәрелгән юбилей чараларында булып кайтты.

Хәсән Замановка куелган һәйкәл янында шәһәр җитәкчелеге, Североуральск шәһәр округы депутаты А.Н. Копылов, Геройның якташлары, Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе директоры И. И. Ялалов, Күҗәкә авыл җирлеге Башлыгы И. Н. Мусин; Күҗәкә мәктәбенең тарих фәне укытучысы Л. Х. Шәйхетдинова, мәктәп укучылары, шәһәр халкы катнашты. 11нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Әлфия Ситдыйкова иҗат иткән (Вера Хәмидуллина тәрҗемәсе) «Хәсән Заманов» поэмасыннан өзекләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Кунакларны Североуральск шәһәр округы хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Михаил Иосифович Чириков шәһәр хакимияте һәм шәһәр халкы исеменнән сәламләде. Геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Североуральск шәһәр округы Хакимияте һәм Дума исеменнән, Геройның якташлары, иҗтимагый оешмалар, Сугыш һәм Хезмәт ветераннары, татар-башкорт оешмасы, гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, шәһәр округы халкы исеменнән Герой һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Хәсән Заманов исемендәге 2 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашу, Покровск-Уральск поселогында Геройның кабере янында дога кылып, чәчәкләр салу, «Морской пехотинец» клубының, шәһәр музееның эшчәнлеге белән танышу да күңелдә зур тәэсирләр калдырды. Шәһәр музеенда үткән чара укучы бала башкаруында татар биюе белән башланып китте. Милли киемдәге рус кызы Вера Марееваның очып-очып татар көенә биюе Хәсән Замановка һәм аның якташларына күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителде. Кунакларның һәрберсенә сүз бирелде. Район хакимияте исеменнән җибәрелгән милли ризыгыбыз чәкчәкне, Герой турындагы мәдәни чараларны даими үткәрүче музейның директоры Е.Лысенкога һәм «Золотая Звезда Хасана Заманова» китабының автордашы Л.Долматовага Актаныш муниципаль район Башлыгы Л.Зарипов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Любовь Долматова Татарстан халкына истәлек итеп «Золотая Звезда Хасана Заманова» китабын һәм китапны халыкка тәкъдим итү кичәсенең видеоязмасын бүләк итте.

Североуральск шәһәр округы хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Михаил Иосифович Чириков шәһәр хакимияте С.Н.Миронова исеменнән Геройның якташларына Рәхмәт хаты тапшырганда, Североуральск белән Татарстан арасында булдырылган дуслык күперенең тагын да ныгуын әйтеп, киләчәктә дә аралашып яшик дигән теләкләрен белдерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина