Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гасыр чордашы Бакый Урманче

Бакый ага Урманченың тууына 125 ел тулу уңаеннан туган ягы Буада узган күркәм кичә күпләрнең күңеленә озакка язылып калыр.Бакый Идрис улы Урманче – РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Бер шәхескә багышланган 4 китапның бер көнне якташларына тәкъдир ителүе беренче тапкыр. Буага 40 кешедән торган Буа якташлыгы кайтып төшкәч, Буа Мәдәни үзәгенә җыелган тамашачы бераз аптырап та калды.

Зур экранда уйланып моңлы көй сузучы сынчының сурәтен  “Хыял”ансамбле сәламләгәч тә, тантаналы кичәне  Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камәртдинов ачып җибәрде.Талантлы киңкырлы якташыбызның иҗатын татар халкына таныту өчен күп көч куйган якташларга район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Бакый Урманче дистәләгән һөнәр иясе: сынчы, рәссам, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, укытучы… Аның талантларын санап бетерү мөмкин түгел. Уникаль сәләткә ия булган әлеге шәхес матур, көчле баритон тавыш белән җырлаган һәм искиткеч матур итеп скрипкада уйнаган. Татарстан радиосы  фондында Бакый аганың  үз тавышы белән башкарган җырлары сакланып калган. Аның хакындагы тапшыруларны эфирга әзерләүдә ярдәм иткән Тәүфик Кәмартдин улы Сәгыйтев үзе дә кичәгә кунак булып кайткан иде. Бакый Урманченың моңа кадәр билгеле булмаган, билгеле булып та,  киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән иҗат җимешләрен, тәрҗемәи хәлен  республика күләмендә таныту, халыкка җиткерү максатыннан  Ирек Мөнир улы Закиров җитәкчелегендә Буа якташлык җәмгыяте идарәсе әгъзалары  берсеннән –берсе саллы һәм уникаль җыентык әзерләде. Аның беренчесе – Шәхесләребез сериясеннән “Бакый Урманче”, икенчесе “Бакый Урманче. Сайланма әсәрләр” дип атала.

Очрашуга Казан шәһәреннән кайткан филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  вице-президенты Дания Фатыйх кызы Заһидуллина китаплар өстендә эшләгәндә, материалларның күп булуына тукталды.

Урманче ясаган сыннарның рухын сүз белән сурәтләп, 17 шигъри әсәр тудырган шагыйрьләрнең берсе – Татарстанның халык шагыйре  Ренат Мәгъсүм улы  Харис чыгышы залдагыларны аеруча уйланырга мәҗбүр итте. Ренат Харис 40 ел дәвамында Бакый ага Урманче белән аралашып яшәгән.

-Буа шәһәренең үзәк урамы иң күренекле якташыбыз Бакый ага исемен йөртергә, нинди генә очрашуга кайтсак та, без көнебезне Бакый Урманче һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлап, аның музеенда кунак булырга тиеш,-дип тәмамлады шагыйрь сүзен.

“ Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте, шигърияткә гашыйк сынчы рәссам Бакый ага Урманче фарсы, инглиз, француз, алман телләрендә бик иркен  укый, аралаша алган. Аның кулъязмаларының 99 проценты гарәп графикасында язылган.Озак еллар Бакый Урманченың архивы белән эшләгән филология фәннәре докторы Зөфәр Мөхәммәтшин Урманченың иске имляда язылган хәзинәсен кириллицага күчергән.Бу хакта галим чыгыш ясаганда, бөек сынчының тел байлыгы хакында таң калып сөйләде.

Очрашу-кичәдә Бакый Урманче турында 40тан артык истәлек язган Татарстанның халык язучысы Рабит Мөхлис улы Батулла да сынчының таланты турында әйтмичә булдыра алмады.

Бакый Урманче гомеренең 30 елында татар сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә, халыкның милли үзаңын уяту, борынгы татар хәттатчылык сәнгатен торгызу юнәлешендә актив иҗади эшчәнлек алып бара.Остазының юбилеена аталган күркәм бәйрәмдә катнашып, Бакый Урманченың укучысы- нәкышчы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Россия  каллиграфлар милли берлеге әгъзасы Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлев-Нәҗип Нәкъкаш Бакый Урманченың тугърасын Буа туган як музеена бүләк итте.

Татарстанның атказанган архитекторы Розалия Миргалим кызы Нургалиева, Татарстанның халык артисты Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов, сәнгать фәннәре докторы Рауза Рифкать кызы Солтанова, Айдар Бакый улы Урманче, Бакый аганың укучысы рәссам, сынчы Әмир Кәбир улы Заһиров , Татарстанның халык артисты Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов, Буа дәүләт драма театры директоры,Татарстанның халык артисты Раил Илдар улы Садриев үз чыгышларында Бакый Идрис улының татар халкын башка милләт вәкилләренә танытудагы олпат ролен билгеләп үттеләр.

-Бакый аганың скрипка кылларын тартып, халкыбыз җырларын, бәет, дастаннарын җырлап утыруы үзе бер дөнья иде,- дип искә алдылар аның белән якыннан аралашкан замандашлары.Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова мәктәптә Бакый Урманче иҗаты аша балаларга  зәвык тәрбиясе бирүнең асылына тукталды.

Китапларны тәкъдир итү кичәсен галимә, журналист Мөршидә Җиһан алып барды.Мәдәни Үзәктә Буа туган як музее Бакый Урманче картиналарыннан оештырган саллы күргәзмә бәйрәмдә катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.

Гөлнур Айзат

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр